Витаминлы кишер бәлеше РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: 350 грамм кишер  (уылган), 280 грамм бодай оны, 320 грамм шикәр комы, 5 йомырка, 240 грамм шикәр пудрасы, 100 грамм әстерхан чикләвеге төше, 1 аш кашыгы әфлисун кабыгы (уылган), 2 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель), 1 стакан үсемлек мае, 3 аш кашыгы сөт, 1 чәй кашыгы төелгән дарчин (корица), 1 аш кашыгы лимон согы, 2 чеметем ванилин, ярты чәй кашыгы тоз.

Чикләвек төшен ваклыйбыз (беразын бәлеш өстен бизәү өчен калдырабыз). Онга  камыр күперткеч, тоз һәм дарчин салабыз. Камыр басу өчен тирәнрәк савытка йомырка белән шикәр комын салып күпертәбез. Шуңа үсемлек мае белән он катнашмасын салабыз. Кишер, әфлисун кабыгы, чикләвек өстибез дә камыр басабыз. Бәлеш ясап, табага урнаштырабыз. 180 градуска җылытылган мичтә 45 минут пешерәбез. Бәлешне табадан алып, суытабыз. Суынгач, өстенә шикәр ширбәте сылыйбыз һәм чикләвек белән бизибез. Ширбәт ясау өчен, шикәр пудрасына сөт һәм лимон согы салып, яхшылап болгатырга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/128175/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле