Шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган

Уфаның Станционная урамында янгында ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган.

4 гыйнвар көнне сәгать төнге унике тулып китәч Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын турында хәбәр килеп ирешә. Йортның 0,5 квадрат метр мәйданында янгын чыкканлыгы ачыклана. Аны янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче сүндергәннәр. Тикшерү барышында өйдә 51 яшьлек ир-ат белән 46 яшьлек хатын-кыз мәете дә табылган. Соңгы тапкыр аларны 31 декабрьдә күргәннәр. Хәзерге вакытта аларны ничек үлгәнлеге ачыклана.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/131644/

Бәйле