Вадим Захаров: «Әнигә «Яратам!» дип аз әйтелде…»

Уйламый әйтелгәне дә, әйтелми калганы да куркыныч. Сүзнең көче дә, тәэсире дә зур – моны һәркем белә, әмма кайчак тиешенчә бәяләми. Сәхифәбездәге яңа сорау-җавап та тормыштагы әһәмиятле сүзләргә багышлана. Бүген без Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән сөйләштек.

Иң кадерле сүз?

– Әни.

Бирешкәндә тартып торгызган сүз?

– Гаилә.

Бик каты яралаган, рәнҗеткән сүз?

– Сүз түгел, мөнәсәбәт яралый. Ә яралар төзәлә. Рәнҗегән юк.

Әйтәсе килеп тә әйтә алмый калган сүз?

– Әнигә «Яратам!» дип аз әйтелде.

Бүген, хәзер ишетәсе килгән сүз?

– Җайланачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/131693/

Бәйле