Салкын көннәр кайчанга кадәр сакланачак?

Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, бүген республикада аномаль салкын һава торышы саклана.

Казаннан кала, районнарда бераз кар явуы ихтимал. Төнге һәм иртәнге суыклардан соң (-29 градуска кадәр) термометр баганасы -16, — 21 градуска кадәр төшәчәк. Кайбер районнарда көндез дә -25 градус саклана.

Гомумән алганда, суыклар 9 гыйнварга кадәр булачак, ди синоптиклар. Шулай ук , алар әйтүенчә, гыйнварда кар күп явачак, ә ай башы гадәти нормадан сигез градуска суыграк булачак.

Шул ук вакытта синоптик Юрий Переведенцев сүзләренчә, 2024 ел бик җылы булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/131721/

Бәйле