Замирә Рәҗәпова “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруы ник ябылуын әйтте

Замирә Рәҗәпова “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруы ябылу уңаеннан фикерләре белән уртаклашкан. Язылучыларыннан күп сораулар килү сәбәпле, ул аларның һәркайсына җавап биргән.

1. Ник ябылды? Җитәкчелек шулай хәл итте. Безнең тапшыру ТНВ каналы белән килешү нигезендә эфирга чыга иде. Килешү ел башында, гыйнварда төзелә, декабрьдә вакыты чыга иде. Һәм 6 ел шулай булды. Быел ул озайтылмады, сәбәбе шундый ук форматтагы тапшыру чыга башлау.

2. Бу хәлгә сез ничек карыйсыз, кыен булмады? Минем 20 елдан артык гомерем ТНВ белән бәйле. Мин эшли башлаганда ул гомумән ГТРК Татарстан иде. Тапшырулар ябыла-ачыла торды, бу гадәти хәл. Аннары минем финанс тотрыклылыкны тапшырудан кергән гонорар (бер тапшыру 4000 сум) түгел, ә башка компания белән хезмәттәштек тәэмин итә. Тапшыру – ул нибары хезмәт, эш урыны, ә яшәү чыганагы түгел. Минем өчен тормышта кыйммәтләр башка.

3. Ник тапшыру өчен көрәшмисез? Әлбәттә, аерылышу һәрвакыт авыр. Тапшыруны яраткан тамашачылар да кызганыч. Ләкин холкым андый соранып йөри торган түгел. Җитәкчелек зур тәҗрибәле шәхесләр, димәк, шулай кирәк, шулай дөрес.

4. Телевидениегә кайчан кайтасыз? Бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Язган булса, кайтырмын. Ә хәзергә мин тулысынча бизнеска чумам.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/131719/

Бәйле