«Мин — иң бәхетле бала!»

6 гыйнварда җырчы Алсуның әтисе Рәлиф Сафинга 70 яшь тулган.

Аны юбилее белән котлап, кызы видео яздырган һәм социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Алсу әтисен тормышындагы иң якын һәм мөһим ир-ат булуын, аның белән горурлануын әйткән. Аның тырышлыгы, кешелеклелеге, изге күңеле һәм башка яхшы сыйфатлары рухландыруын билгеләп үткән.

 Котлауда Алсу үзенең бәхетле кыз булуын әйтә һәм әтисенә тагын күп еллар гомер һәм сәламәтлек тели.

 Алсуның котлау сүзләренә тамашачылары гына түгел, сәхнәдәшләре дә кушылган. Йолдызлар арасында хәтта Олег Газмановның хатыны Марина һәм җырчы Зара да бар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-01-08/min-i-b-hetle-bala-3594068

Бәйле