Ришат Төхвәтуллин хатынын туган көнендә нәрсә белән шаккатырган?

300 меңлек айфоның бер читтә торсын

Җырчы Алия Карачуринаның туган көненә тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллин 301 розадан торган искиткеч букет бүләк иткән. 

— Менә дуслар, эт күңеле – бер сөяк, – дип көлә Ришат, хатынын видеога төшереп. – Айфоннар кирәкми, 300 меңгә айфон алып, җүләрләнмә. Менә сезгә: 3 меңгә 301 роза бүләк итәсез дә, хатыныгыз шуны истә тотып, сезнең турыда айлар-еллар буе сөйләячәк, – дип, шаяртып, башкаларга киңәш биргән җырчы.

Алиядән дә бәхетле кеше юк инде бу вакытта. Үзе дә шушы розалар кебек кып-кызыл булып, чәчәкләрен вазага тутыру белән мәшгуль. Котлыйбыз, чибәркәй!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-01-07/300-me-lek-ayfony-ber-chitt-torsyn-3593928

Бәйле