Гөлназ Сәфәрова «Татар Радиосы»ннан киткән…

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова «Татар Радиосы»ннан киткән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә укучыларының сорауларына җавап биргәндә әйткән.

«Нишләп «Татар Радиосы»нда «Музыкаль каймак»ны алып бармый башладыгыз?» – дип кызыксынган «подписчигы»на Гөлназ Сәфәрова: «Рамил Шәрәфиев, Булат Бәйрәмов, Алмаз Гыйльметдинов һәм миңа «Татар Радиосы»ннан китәргә туры килде. Бәлки, берәр кайчан сөйләрбез. Әлегә интригалар, аларга катышым булуын теләмим. Андый әйберләрдән ерак торырга тырышам», – дип җавап биргән алып баручы

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/131812/

Бәйле