Ринат Рәхмәтуллин колониядә җырлар яза: “Ике җырны сөйгәнемә багышладым”

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин колониядә нәрсәләр белән шөгыльләнүе турында сөйләгән. Ул булачак концертлары өчен яңа программа әзерли, яңа җырлар яза икән.

“Шушы көннәрдә генә 4 яңа җыр яздым. Икесен сөеклемә багышладым. 3 җырым – мәхәббәт турында. Соңгысының нинди икәнен әйтмим – сюрприз. Аны мин тамашачыга иреккә чыккач ук тәкъдим итәчәкмен”,– дигән артист.

Аның әйтүенчә, колониядә ул бәйрәмнәргә оештырылган концертларда чыгыш ясый. “Биредә инде яңа фанатларым да пәйда була башлады. Рәхәтләнеп, миңа кушылып җырлыйлар. Әле Яңа ел алдыннан гына Альберт исемле егет иреккә чыкты. Якыныма ул минем белән очраштырган өчен язмышына рәхмәтле булуы, чын дустыма әйләнергә хыяллануы турында язган”, – дип билгеләп үткән Ринат Рәхмәтуллаин.

Ул шулай ук коллегалары – җырчы Вадим Захаровның, Илгәрәй, блогер Шамил Шәрәповның, шулай ук Чистайдагы дусларының үзен Яңа ел белән котлап китүләрен әйткән. Исегезгә төшерәбез: Ринат Рәхмәтуллин узган җәйдә, исерек хәлдә рульгә утырып, юлда авария китереп чыгарган өчен 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук җырчы суд карары буенча 3,5 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукын югалтты. Артист колония-поселениедә “утыра”.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/rinat-raxmatullin-piset-pesni-v-kolonii-dve-pesni-posvyatil-lyubimoi-5931759

Бәйле