Авариядә 16 яшьлек чемпионның гомере өзелгән

Ул бер көн элек кенә сатып алган машинасында фаҗигагә тарыган…

Башкортстанда автоавариядә Воркаут буенча бөтенрусия пляж уеннарының 16 яшьлек абсолют чемпионы һәлак булган.

ЮХХДИдә аңлатуларынча, 7 гыйнварда яшь спортчы «девятка» машинасы сатып алган (Русиядә үсмергә машинаны 14 яшьтән үк теркәргә мөмкин, әмма әти-әниләренең язма ризалыгы белән), ә икенче көнне Бүздәк районында М-5 трассасында идарәне югалтып, каршы якка чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән. Чемпион белән машинада 14 яшьлек үсмер булган, анысы җитди җәрәхәтләр алган.

Һәлак булган үсмер Октябрьскийда яшәгән һәм 11 яшендә «Сила РДШ» Урыс силомеры буенча бөтенрусия ярышларында җиңүче булган. Ул шулай ук —  Воркаут буенча бөтенрусия пляж уеннарында абсолют чемпион, күп тапкырлар мәктәп укучыларының Юрий Гагарин кубогына республика олимпиадасында җиңүче. Аны Русиянең иң көчле малае дип атыйлар. Спортчының иң зур хыялы Олимпия алтын медале булган…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-01-10/avariyad-16-yashlek-chempion-lak-bulgan-3596430

Бәйле