«Алты сәгать көмешкә эчендә ятканмын!»

Илсөя Бәдретдинова концертына барсаң, көләсең дә, елыйсың да. Сөйли дә белә бит үзе!

Аның әтисе, әбисе турында сөйләгәннәре, әнисен искә алулары аеруча тетрәндергеч. Үзе турында сөйләгәндә күбрәк көлдерә, әлбәттә.

— Сигез айдан туганмын. Авырлыгым 1800 грамм булган. Ике үпкәдә дә чир тапканнар. Бик озак ясалма сулыш алдыру аппаратында ятканмын. Әни сөйли: “Табиблар яныма керде дә, Гөлсинә апа, моны әйтергә тиешбез. Кызың мөстәкыйль сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген аны аппараттан өзәбез. Өйгә кайтыгыз, диделәр”.

Әни кайткан. Әтинең самогонын җылыткан. Шуны миңа сөрткән дә одеял белән төреп калдырган. Үзе урамга чыгып йөгергән. Алты сәгать керә алмадым, дип сөйли. “Кызым, бәхил бул инде”, дип юрганны ачканда мин, ашарга сорап, акырып елап ятканмын. Әнигә: “Минем ашыйсым килми иде. Эчәсем килде. Алты сәгать самогон эчендә ятып кара әле син!” — дип көлеп искә алганыбыз хәтердә. Туганнан бирле тормышка ябышып яшим, — дип сөйли җырчы.

Ике җыр саен күлмәк алмаштырып кына шаккатырмый әле ул Илсөя…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-01-07/alty-s-gat-k-meshk-echend-yatkanmyn-3593738

Бәйле