Санкт-Петербургта Wildberries складында зур янгын чыккан

Санкт-Петербургның Пушкин районында Wildberries маркетплейсының товарны сортларга аеру үзәгендә зур янгын чыккан. Аны сүндерүгә 200дән артык янгын һәм башка оператив оешма хезмәткәрләре җәлеп ителгән.

«9.30 сәгатьтә янгынга 5нче номер бирелгән, бу катлаулылыкны бәяли торган иң югары сан. Әлегә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк», диелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Санкт-Петербург буенча Баш идарәсе хәбәрендә.

Янгын сүндерүгә 57 берәмлек техника һәм оператив хезмәтләрнең шәхси составыннан 286 кеше, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 32 берәмлек техника һәм 136 янгын сүндерүче, коткаручы җәлеп ителгән.

Искәртик, Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгын турындагы хәбәр 13 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 07.42 сәгатьтә килгән. Мәскәү шоссесы урамы, 153 адресы буенча склад комплексы яна. 350 метрга 320 метрлы, 20 метр биеклектәге торак булмаган бинада янгын 50 мең кв. метр мәйданны камап алган. Шулай итеп, янгын бинаның якынча ярты мәйданын били, гомуми мәйданы 112 мең кв.метр тәшкил итә.

Санкт-Петербург Пушкин районы прокуратурасы Мәскәү шоссесы урамында склад комплексындагы янгын белән бәйле тикшерү башлады. Ведомство хезмәткәрләре хокук саклау органнары һәм ашыгыч хезмәтләр гамәлләрен кооординацияләү өчен янгын урынына барды.

Район прокуратурасы шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль органнарының бу факт буенча тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольдә тота. Янгын чыгу сәбәбе янгын-техник экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор чаралары кабул ителә.

чыганак: https://rg.ru/2024/01/13/reg-szfo/v-peterburge-lokalizovali-pozhar-na-sklade-wildberries.html

Бәйле