Ясалма чәч үстерүнең нечкәлекләрен беләсезме, кызлар? Белмәсәгез, Фәдис абыегыздан сорагыз!

Ясалма керфекләргә, тырнакларга күнегеп беттек бугай инде, аларны ясатмаган хатын-кыз сирәгәеп бара. Ә ясалма чәчлеләр бик күренеп бармый әле. Анда-монда кабартылган иренен тагын да алгарак чыгарып, ясалма чәчләрен минут саен сыйпап алган туташлар күренгәли, алай да. Кемгә-кемгә, ә артистка бәлки ул эш өчен бик кирәктер дә?! Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимерова да шулай уйлаган. Бу хакта ул социаль челтәрдә болай сөйли:

«Чәчемне буятып, яңадан үстерергә барырмын, дигән идем. Менә бу ир үстерергә рөхсәт итми миңа. «Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Нинди чәч икәнен каян беләсең син аның?» – ди.

«Себерке ул», – дип сүзгә кушыла рульдә барган Фәдис Ганиев. — Әллә каян алып ябыштырган, җит җисем себерке була. Әллә берәр мәетнеке ул? Кемнекедер дип уйлыйсың син ул чәчләрне? Чәче әрәм булмасын дип, мәетләрдән алып саталар!

«Тәүбә диген! Гомер бернинди чәч үстермәслек итә шушы. Ужас!» – дип көлә Лилия.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/common_material/2024-01-13/seberke-ul-3601424

Бәйле