Кайбер ризыклар баш авыртуын кузгата…

Табиблар алардан сак булырга киңәш итә.

Кәһвә, шоколад, шулай ук сырларның кайбер төрләре мигреньгә сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта табиб-неврологлар кисәтә.
«Мигрень булган кешеләрдә ярсып китүчән нерв системасы була, ул тышкы һәм эчке ярсыткычларга бик сизгер, шуңа көчле баш авыртуына китерә. Шул ук вакытта һәр пациентка ризыклар һәм эчемлекләр төрлечә тәэсир итә. Мигрень белән авыручыларның күбесе спиртлы эчемлекләрдән соң приступ кичерә», — дип билгели белгечләр.
Белгечләр әйтүенчә, мигрень белән авыручыларга сырлар белән артык мавыкмаска кирәк.

Шоколад һәм кофеин да приступ китереп чыгаруга сәбәпче булырга мөмкин дип белдерә алар. Моннан тыш, мигрень вакытында ит деликатеслары кулланырга киңәш ителми. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-01-11/kayber-rizyklar-bash-avyrtuyn-kuzgata-3599064

Бәйле