Казанның бер балалар бакчасында ике яшьлек кыз вафат булган

Фаҗига узган җомгада, 12 гыйнварда булган. Кыз көндезге йокы сәгате вакытында йоклап киткән һәм уянмаган.

«Учреждениедә ул үзен гадәттәгечә тоткан: кәефе начар булуга зарланмаган, мәктәпкәчә учреждениенең тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре исә баланың үз-үзен тотышында яки кәефендә сәер әйберләр күрмәгән. Моннан тыш, төшкә кадәр бакчада балалар арасында планлы медицина тикшерүе үткәрелгән. Кызны тикшергән вакытта табиб аның сәламәтлегендә ниндидер тайпылышлар сизмәгән. Ял сәгате вакытында тәрбияче бүлмәдә булган, балаларның тәртибен күзәткән. Ял сәгате тәмамланганнан соң ул балаларны уятырга керешкән, әмма кыз уянмаган», — дип хәбәр иттеләр идарәдә. Табиблар бик тиз килеп җиткән һәм тикшергәннән соң кызның үлемен раслаган. Бала вафат булганнан соң хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшен башлаган – хәзер белгечләрнең бәяләмәсен көтәләр. «Бу – гаилә өчен зур кайгы һәм фаҗига. Сабыйның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — дип искәрттеләр Казанның Мәгариф идарәсендә.

Агентлыкка Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бала үлеменнән соң хокук саклау органнары шунда ук тикшерү башлаган. — Баланың үлеме — туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Министрлык исеменнән кайгыларын уртаклашабыз. Әлеге очрак буенча тикшерү үткәрелә. Булган хәлгә хокукый бәяне вәкаләтле органнар бирәчәк, — дип белдергәннәр министрлыкта.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannyn-magarif-idarasenda-bakcada-bala-ulemena-baile-faiga-xakynda-soiladelar-5881734

Бәйле