Гөлназ Асаева ире белән аерылышканмы?

Интернет челтәрендә шундый имеш-мимешләр йөри.

Җырчы Гөлназ Асаева ире белән аерылышуны авыр кичерә. Бу турыда ул шәхси блогында белдергән. Тик Интернетта утыручылар җырчыны дөрес аңламаган. Яшьләр бөтенләйгә аерылышмаган. Җырчы-башкаручы Вилдан Шәмсетдиновның Киров өлкәсенә командировкага киткән.

«Ул бер сәгать элек кенә китте, ә мин инде сагынам», – дип Интернет челтәрендә пост бастырган Гөлназ Асаева.

Ул шулай ук тормыш иптәшесез ничек вакыт үткәрүе турында мәгълүмат белән уртаклашкан. Кызы Динә белән шөгыльләнгән видеоны урнаштырган. Ике яшьлек бала үзенең йолдызлы әнисе дәреслек буенча биргән барлык сорауларга җавап бирә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-01-17/g-lnaz-asaeva-ire-bel-n-aerylyshkanmy-3607030

Бәйле