Ютәлдән тиз генә котылу сере бар!

Сез дә сынап карагыз!

«Үзем сынадым: кәбестә яфрагы ютәлдән булышты.

Шактый озак ютәлләп интектем. Нәрсә генә эчеп, кулланып карасам да, ахыргача дәвалап бетереп булмады.

Ютәлдән гап-гади кәбестә яфрагы ярдәм итте бит! Шаккаттым. Кәбестә яфрагын кайнар суга салып, 1–2 минут тотам да, өстенә бал ягып, күкрәк өстенә куеп йокларга ятам. Кысып торган футболка кисәң, төн буе урыныннан күчми ул. Дүрт көндә файдасын күрдем шуның.

Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-01-15/yut-ld-n-tiz-gen-kotylu-sere-bar-3602848

Бәйле