Коймакларның бәрәңгелесе дә бик тәмле!

Дуслар, әйдәгез бүген эштән кайткач, бик тәмле итеп бәрәңгеле коймаклар әзерләп алабыз. “Бәрәңге кәтлите” дисәк тә була инде аларны. Белорусларның милли ашы — “драники” була ул.

Аны әзерләү бик җиңел. Уртача зурлыктагы 5-6 бәрәңге, 1-2 йомырка, 3-4 кашык он, 1-2 суган, үсемлек мае, тәмләткечләр кирәк булыр.

Бәрәңгене һәм суганны эре кыргычтан чыгарабыз, йомырка, он, кара борыч, тоз кушабыз һәм яхшылап болгатабыз.
Мин үзем бу массага кыргычтан үткәрелгән сарымсак та кушам. Ләкин бу мотлак түгел.

Табаны кыздырып, үсемлек мае салабыз. Май кызгач, бәрәңгеле массаны коймаклар салган кебек кашыклап салып, ике ягы да алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз.

Бәрәңгеле коймакларны каймак, кетчуп кебек тәмләткечләр яисә үзегез яраткан соус белән дә ашарга була.
Тәмле булсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/news/poleznoe/2024-01-19/koymaklarny-b-r-gelese-d-bik-t-mle-3609310

Бәйле