Салават шәкертенә май эзли

Вадим Захаровтан алып торыргамы, Винарис Илъегеттәнме?

Җырчылар сәхнәгә менсә, сөйләп тормасын, тизрәк җырлый башласын, ди күпләр. Әмма Салават Фәтхетдиновның шаяртуларын көтеп алучылар, соңыннан мәзәк итеп сөйләп йөрүчеләр дә күп. Мәзәген сөйләп бетергәч көлеп җибәрүләре генә дә ни тора!

Бер концертка программаны үзгәртеп килеп кергәнен ул болай аңлата:

«Нишләп йөри икән бу монда?» – дигән сорау борчыйдыр күпләрегезне. Рифат Зарипов чирләгән, мине аның урынына чакырдылар. Рифатны алыштырырлык кеше Сез генә, дип әйттеләр. Рифат балакаем тагын чирләгән, тагын да ябыгып киткән. Беркөнне әйттем әле үзенә: «Бигрәк ябык син, балакаем, – мәйтәм. — Әнә, ал азрак май Вадимнан», – димен. «Кирәкми! Миңа хәләл кирәк!» – диде. «Алайса, Винаристан ад», дигән идем: «Аныкы тем более кирәкми!» – дип җавап бирде», – дигән Салават.

Вадимга да, Винариска үз майлары килешеп тора, югыйсә…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-01-20/salavat-sh-kerten-may-ezli-3610446

Бәйле