4 кешегә бүре һөҗүм иткән: берсенең гомере өзелгән

Курган өлкәсендә бүре “Озеро медвежье” курорт-бистәсенә кереп, дүрт кешегә һөҗүм иткән. Бу хакта Петуховск муниципаль округы башлыгы Антон Волков хәбәр итее.

“Бистәдә яшәүче дүрт кешене бүре тешләгән. Кызганычка, табиблар бер хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган. Ул авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән, медиклар мөмкин булганның барын да эшләгән, тик… Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам”, – дип билгеләп үткән җитәкче. Бүредән зыян күргән тагын өч кеше хастаханәдә дәвалана, аларның хәле яхшыра. Антон Волков әйтүенчә, бүренең бистәгә кереп кешегә ташлануының беренче очрагы бу. Хәзерге вакытта тиешле ведомстволар, аучылар белән бергә, бистә территориясендә һәм аның чикләре тирәсендә кыргый җәнлекләрнең эзен суыту өчен профилактик чара үткәрә.

чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/odin-celovek-pogib-troe-postradali-posle-napadeniya-volka-v-kurganskoi-oblasti-5933225

Бәйле