2024 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр

11 гыйнварда, кояш баю белән, һиҗри календаре буенча рәҗәб аена аяк бастык һәм әлеге мөбарәк айның беренче җомгасына туры килә торган Рәгаиб кичәсе керде. Рәҗәб аенда Рәгаиб һәм Мигъраҗ дип аталган мөбарәк кичәләр бар.

6-7 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көне. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәй­гамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең – 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

24-25 февраль — Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне. Бәраәт кичәсе – ул гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына. Шуның өчен бу кичә изге кичәләрдән санала.

Бәраәт – ул тәүбә кичәсе. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең мөбарәк хәдисендә: “Әй, адәмнәр, ашыгыгыз намаз укырга, намазның вакыты үтмәстән әүвәл”, дип өммәтенә әйтеп калдырды. Рәсүлебез Бәраәт кичәсендә фәкать гыйбадәт вә намаз белән генә мәшгуль булган. Раббыбызның рәхмәтен сорап догалар кылуны үзенә гадәт иткән һәм: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кергәч, төндә гыйбадәт кылып, көндезендә ураза тотыгыз”, – дип өммәтен өндәгән.

11 март — изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

5-6 апрель — Кадер кичәсе, Рамазан аеның 26-27нче көне. Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул Рамазан аеның 26нчы көненә туры килә. Рамазан аеның соңгы өч көненең төннәре дә изге санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл­лаһу галәйһи вә сәлләм сәха­бәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак тиеш. Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар. Нәкъ менә кадер төнендә Коръән Кәримнең төп нөсхәсе, Аллаһы Тәгаләнең көрси-тәхете өстеннән алынып, Җәбраил фәрештә тарафыннан күкнең җиргә якын катына күчерелә һәм, шуннан торып, аның эчтәлеге 22 ел дәвамында Пәй­гамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелә.

10 апрель — Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне. Мөсел­маннарның ике зур бәйрәменең берсе. Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тота, ай дәвамында сәхәргә тора, калебләрен Хак Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялвара, тәүбә итә, дога һәм намаз укый. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрәм булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тың­ламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырыша. Шул рәвешле алар Аллаһыга кол булу имтиханын үтә.

Шәүвәл аеның беренче көнендә кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә. Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала.
15 июнь — Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан, илләреннән Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗилар Гарәфәт тавында дога вә гыйбәдәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гый­бадәтенең икенче фарызын үтиләр. Гарәфә – тану көне. Ибраһим галәйһиссәләмнең нәзере хәтеренә килеп (Ибраһимның озак еллар баласы булмый. Ул: “Әгәр минем улым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем”, дип нәзер әйткән була), төшен аңлаган көне.

16 июнь — Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.

“Корбан” сүзе “якынаю” мәгъ­нәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Ләкин гарәп халкы аны “Гайдел-адхә” дип атый. “Адхә” — “күрсәтү”, ягъни Аллаһыга үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме. Корбан – Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “…Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбанның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче, Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, – ди.

15, 16, 17, 18, 19 июнь — Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.

Гарәфә көнендә (15 июнь) иртәнге намаздан башлап, зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (19 июнь) кертеп, фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Ал­лааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә).

7 июль — Яңа 1446 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның 1нче көне. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

16 июль — Гашура бәйрәме, мөхәррәм аеның 10нчы көне. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашура исә мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл­лаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр бу көннәрдә ураза тоткан. Гашура сүзе гарәпчәдән “ун” дип тәрҗемә ителә. Бу көнне күп пәйгамбәрләр бәхетсезлекләрдән, төрле афәтләрдән котылып калган булганнар.

14-15 сентябрь — Мәүлид кичәсе (Мәүлид Ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көне. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Пәйгам­бәребез Мөхәммәд салләл­лаһу галәйһи вә сәлләм туган көн.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне булу сәбәпле бездә, татар, башкорт халкында да ул бик зурлап бер ай давамында бәйрәм ителә, ай буена мәчет-мәдрәсәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укыйлар, Пәйгам­бәребезгә багышлап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-01-22/2024-elda-dini-b-yr-mn-r-m-m-bar-k-k-nn-r-3611862

Бәйле