Яңа ел каникулындагы бәйрәм көннәре графигына үзгәрешләр керткәннәр. Кайбер ял көннәре, халыкка уңайлырак булсын өчен, соңрак айларга күчерелгән.
Белгеч әйтүенчә, ял көннәренә туры килүче кайбер бәйрәм көннәрен башка айларга күчерү турында карар ителгән. Әйтик, 6 гыйнвар – шимбә ялы җомга – 10 майга күчерелгән. Ә 7 гыйнвар – якшәмбе ялын сишәмбе – 31 декабрьгә күчереп куйганнар. Бу исә 2024 елда бәйрәм көннәре артуга китерәчәк.
2024 елда безне тагын берничә озын ял көтә. Мәсәлән, февральдә 23 еннән 25енә кадәр, мартта – 8еннән 10ына кадәр ял итәчәкбез. Май аенда – 28 апрельдән 1 майга кадәр, шуннан соң 9 майдан 12 майга кадәр ял көтелә. Киләсе Яңа ел каникулы исә 29 декабрьдән башлана.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/132887/