«Бер дә югалтырмын дип яшәмәдем»: СВОда ирләре үлгән ике хатын язмышы

2023 елның 1 маенда Иске һәм Яңа Кишет авыллары туганнан туган Алмаз Сәлахиев белән Фирдүс Гариповны соңгы юлга озатты. Алар махсус хәрби операциядә һәлак була. Язмыштыр, алар бер вакытта чакырылып, бер ротага эләгәләр. Вафатларына бер атна кала ялга кайталар. Бу ике батыр егетнең хатыннары тол, икешәр баласы ятим калды. Алмазның хатыны Люция белән аралашып торсак та, Фирдүснең хәләле Гөлчәчәк белән әле күптән түгел генә таныштык. Ирләре кебек үк, икесендә дә бер язмыш бу ханымнарның.

 Люция

– Алмазны сагынмаган минутым юк. Шулкадәр акыллы, төпле фикерле кеше иде ул. Тыныч кына сөйләшер иде. Гаилә корып, ипотекага фатир алып, ике балабыз өчен сөенеп яшәгән чак иде бит. 2022 елның 24 сентябрендә повестка килде. Иремне Арчадан алып киттеләр. 24 октябрьдә Казаннан махсус хәрби операция зонасына кузгалдылар. Күңелдә кире кайтарырлар дигән уем бар иде. Бер дә югалтырмын дип яшәмәдем. Бу хакта уйламадым да, – ди Люция.

Алмаз 5 ноябрьдә алгы сызыкка кереп китә. Шуннан соң 10 көн бер хәбәре булмый. Бу вакытны ничек кичергәннәрен үзе генә белә аның гаиләсе. Мин исән, дип хәбәре килгәч кенә, тормыш яңадан дәвам итә башлый. Әнә шул 10 көнгә югалганнан соң, мондый хәбәрсез торулар еш кабатлана. Люция ире белән бергә булган егетләрнең якыннарын эзләп таба, алар элемтәдә тора башлый. Тагын шунысы бар: Фирдүс белән бергә була алар. Ә бу якта – Люция белән Гөлчәчәк.

Егетләр ялга да бергә кайта. «И ул көннәрнең рәхәтлеге!» – дип искә ала Люция. Әллә үләсен сизә Алмаз, гел тормыш хакында сөйли. Киләчәктә ниләр эшлиселәрен сөйләшәләр. Киңәшләшәләр дә. Кем уйлаган шулай итеп соңгы тапкыр сөйләшеп утырырлар дип? Алмазы Люциягә гел төпле киңәш бирә: «Безнең балалар синнән һәм миннән башка кешегә кирәкми», – ди. Әнә шул сүз Люциягә ачы хәсрәтне күтәрергә булыша да инде. Иренең үлгән хәбәре киләсе көнне дә күңеле никтер авылга ашкына аның. Әтисенең туган көне дә булгангамы, бик ашыгып кайта. Алмазы берничә тапкыр шалтырата ул көнне. Соңгы сүзе: «Бабайны туган көне белән котла», – дигән була. Аннары алар смс кына язышалар. Төнге бердә Люциянең телефонына чит номер шалтырата. Таныш түгел тавыш Алмаз белән Фирдүснең һәлак булганын җиткерә.

– Өйдәгеләргә әйтү юк. Ышанмадым да әле. Машинама чыгып, тагын теге номерга шалтыраттым. Дөрес сүз булды. Аннары инде Арчага Гөлчәчәк янына киттем, – ди Люция.

Бер атнадан егетләрнең икесенең дә җәсәден алып кайталар. Шул көннән Люция ике кызына әти дә, әни дә була. Сабыйлар әтиләрен бик сагына икән. Шуңа да Люция күз яшьләрен күрсәтми. Кеше янында елмаеп, кеше юкта еларга өйрәнгән инде ул.

–  Елап утырып булый. Үзеңне үзең авырлыктан тартып чыгарырга кирәк. Мин еш кына: «Тукта, Люция, тагын елыйсыңмы?» – дим. Авыр чакта сиңа ияреп елап утыручы түгел, сине сүзе белән юатучы кеше кирәк. Минем Гөлчәчәгем бар. Икәү бергә елыйбыз да, икәү бергә яшәр өчен көч табабыз. Балаларыбыз бар бит, алар өчен яшәргә кирәк, – ди Люция. – Әти-әнием, туганнарым, күршеләремә рәхмәт. Ирләребез белән бергә булган егетләрнең гаиләләре безне ташламый.  Аларга да рәхмәт.

Гөлчәчәк

Алар Фирдүс белән бер авылдан. Иске Кишетнекеләр. Бер мәктәптә укып, бергә уйнап үссәләр дә, язмыш аларны 2010 елда гына очраштыра. Әле егет белән кыз булып 7 ел очрашып йөри алар. Бары тик 2017 елда гына гаилә коралар. Фирдүсне язмыш яшьли сыный. 2 нче сыйныфта укыганда ук әтисез кала ул. Гаиләдә өч бала. Иң кечесе булганга, Фирдүс әнисенең ярдәмчесенә әйләнә.

– 2018 елда кызыбыз Камилә туды. Без башта Казанда яшәдек. Аннары инде ипотекага фатир алып, Арчага күчендек. Тормышларыбыз көйләнеп беткән иде. Иремә дә повестканы 24 сентябрьдә тапшырдылар. Ул көнне авылга мунчага кайттык. Без кайтып күп тә үтмәде, кемдер ишек шакыды. Фирдүсне чакырып чыгардылар. Авыл җирлеге башлыгы икән. Кулына повестка тоттырып киттеләр, – дип сөйли Гөлчәчәк.

Фирдүс: «Бабай Бөек Ватан сугышыннан, Гомәр абый әфган сугышыннан исән-сау кайтты, мин дә кайтам, балаларымны ятим итмим», – ди хатынына. Алмаз белән бергә китәләр. Ул көнне өстән яңгыр явып тора. Гөлчәчәк апасы, җизнәсе белән ирен озатырга бара. Кулында – ике сабые. Улы Рамазан, шуннан кайткач, бер атна авырый.

– Ә аннары иремне алгы сызыкка керттеләр. Ун көнгә югалды. Ул көннәрне яшәмәдем дә кебек. Чит телефон номерыннан, шалтырат әле, дигән хәбәр килде. Кире җыйсам, Фирдүс. Шатлыктан елап җибәргәнемне сизми дә калдым. Аннары ияләшкән дә идек инде. 3–4 көнгә бер элемтәгә чыкса, сөенеп туймадык, – дип искә ала Гөлчәчәк. – Ялга кайтабыз дигәч, ничек көткәнне белсәгез иде. Әле бит ул аны кешегә әйтмәскә кушты. Машина белән каршы алырга кирәк. Түзмәдем, апама әйттем инде. Фирдүснең әнисен дә үзебезгә чакырдым. Әнинең ул көне туган көне дә иде. Зур бүләк булды инде ул. Аннары үзенең туган көне дә ялда чагына туры килде. 9 апрельдә 34 яшен тутырды.

14 көн ял тиз уза. Китәр көнне Гөлчәчәк ирен Казанга ук озата бара. Фирдүс юл буе берни сөйләшми. Гөлчәчәкнең кулын тота да, барып җиткәнче җибәрми. Аерылышканда: «Елама, мин кайтам», – ди. Кайта ул. Тик үз аяклары белән түгел.

– Һәлак буласы көнне Фирдүс элемтәгә чыга алмады. Люциягә яздым. Ул Алмаз белән сөйләшкән булган. Шуннан соң тынычландым. Балалар уянмасын дип, телефонның тавышын кысып куеп, йокларга яттым. Төнге берләр тирәсендә күршеләргә ишек шакыган тавышка уянып китем. Карасам, телефонымның уты яна. Люция икән. «Ач әле ишегеңне. Мин бу. Безнекеләр харап булган», – диде. Бик авыр кичердек. Люция белән хәлебезне икебез генә беләбез, – ди Гөлчәчәк. – Төрле сүзләр ишеттек. Акчабызны санаучылар да булды. Их, ике балама акча тоттырып, бу – сезнең әтиегез, дип булмый шул… Аларга әти кирәк. Хәлемнән килсә, бар акчасын кире илтеп, үзен  исән алып кайтыр идем. Исән генә булсын иде…

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/132947/

Бәйле