«Аллаһның көче китерде»

Җырчы Алсу Фазлыева Гомрә хаҗына барганчы кичергәннәрен сөйли.

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.

– Мәккәгә баруым белән күпләр кызыксынды. Әйе, аяклар үзеннән-үзе алып барды. Иң соңгы булып язылучы буларак, самолетта миңа урын булу-булмау икеле иде. 17 гыйнварга билгеләнгән сәфәргә самолетта миңа урыннар беткән булып чыкты. Шуннан, барлык барырга планлаштыручыларны 15 гыйнварга билгеләделәр. Шулай итеп, без 15е көнне киттек. Ә 17се бураннар дулап, самолетлар очмады. безне бу изге җиргә. Уй-кичерешләремне аңлый торган түгел. Мең шөкер Аллаһыма! Барлык җирләрне дә күрдек. Догалар кылдык. Шушы изге сәфәргә безне туплап чыккан Рамил хәзрәт Юныска рәхмәт! Рәхмәт гаиләмә, Азатыма, әниемә, карап, хуплап торган «подписчик»ларыма… – дип язган җырчы.

Кылган хаҗ гамәлләрен Аллаһ кабул итсен!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2024-01-28/alla-ny-k-che-kiterde-3620102

Бәйле