Балык тотканда бер иргә инфаркт булган

«Ярый вакытында ярдәм күрсәтелде», — ди коткаручылар.

Чаллыда 71 яшьлек ир-ат гомерен саклап калдылар. Кама елгасында балык тотканда аңа инфаркт була. Ашыгыч ярдәм хезмәтен ул үзе чакырта. Яр буеннан 2 км ераклыкта була. МЧС хезмәткәрләре аның янына снегоход белән керә һәм котару техникасы белән алып чыга. Шәһәрдәшне БСМПга озаталар. Балыкчы хәзер үзен яхшы хис итә. Өенә чыгарылган һәм тагын балыкка җыена. 

Шәһәрдәшкә ашыгыч ярдәм күрсәткән 6нчы бригада табиблары: Павел Харитонов һәм Лилия Әхмәтова

6нчы зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре: Рәмис Әбдерахманов һәм Илдар Закиров

чыганак: https://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-balykcyga-infarkt-buldy

Бәйле