Танылган артист, трактор руленә утырып, кар җыештыру эшенә керешкән

Башкортстан эстрадасы йолдызы Элвин Грей (Радик Юльякшин), трактор руленә утырып, ишегалдын кардан арындырган. Ул шәхси аккаунтында үзенә хас булмаган эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан.

Видеоның беренче кадрларында артистның карга баткан ишегалды күренә. Җылы яклардан кайтып кына төшкән артист өчен көтелмәгән хәл булган бу, мөгаен. Элвин Грей берничә көн элек Таиландның Пхукет курортында концерт куйган икән.

Әнисе дә түзеп тормаган, улына булышырга чыккан. “Ишегалдын чистартабыз. Әнине тыеп булмый. Өйдә генә утыр дидем инде, барыбер чыккан”. – дип язган артист. Шуннан соңгы кадрларда артист, мини-трактор руленә утырып, ишегалдында йөри. Ә инде видео ахырында, кардан тулысынча арынып, ялт итеп калган ишегалдын күрергә мөмкин.

чыганак: https://iuruzan.ru/articles/sobytiya-i-fakty/2024-01-30/artist-iz-bashkirii-elvin-grey-sel-za-rul-traktora-pochistit-dvor-ot-snega-3622680

Бәйле