«Ирем хатын-кызларны күралмый…»

«Алдагы тормышыбыз ничек булыр?..»

«Минем ирем әнисез үскән. Әниләре аларны ташлап чыгып киткәндә абыйсына — 8, булачак иремә 4 яшь булган. Әниләре чит төбәккә чыгып китеп, кияүгә чыккан, уллары барлыгы турында исенә дә төшермәгән. Аларны әтиләре генә тәрбияләгән.

Бала чакта алган күңел яралары кешегә төрлечә тәэсир итүен үзем шул хәлдә калгач кына аңладым. Иремнең абыйсы хатын-кызларга зур хөрмәт белән карый. Эш хакын алгач та, бергә кибеткә барып, хатынына матур күлмәк, косметика сатып алалар. Бу ай саен кабатлана. Әлбәттә, бу хатын сумкалар күтәрми, авыр эш эшләми, машинада йөрми. Өстәвенә, аның тырнаклары һәрвакыт буялган, чәче матур итеп киселгән. Ул хатын йөкле булган чакта өйләрендә нәрсә булганын сөйләп тә тормыйм инде. Ире аны, чын мәгънәсендә, күтәреп кенә йөртә иде.

Ә менә минем ир — абыйсының капма-каршысы. Ул минем күлмәк кигәнне дә яратмый. Мин һәрвакыт зур футболка һәм джинсыда йөрергә тиеш. Таракта чәч торып калганда өйдә нинди тавыш чыкканын белсәгез! Үземнең эчке киемнәремне дә мин һәрвакыт яшереп куям, чөнки ул андый әйберләрне яратмый. Аның белән бергә диван да күтәрәм, башка эшләрне дә эшлим. Үзе әйбәт кеше ул. Башка хатын-кызларга караганын да күргәнем юк, акчаны да әйбәт эшләп ала. Җенси тормышыгыз ничек, дип сорарсыз инде. Менә шунда берничә минут кына ул мине хатын-кыз итеп күрә…

Аннан аерылышырга сәбәп тә юк кебек. Әмма аның «дружбан»ы булып яшисе дә килми. Минем дә әни буласы килә. Әлегә моның турында сүз кузгатырга да куркам…»

«Һәр гаилә үзенчә бәхетсез» дигәннәре шулдыр инде… Бу хатынга нинди киңәш бирер идегез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-01-30/irem-hatyn-kyzlarny-k-ralmyy-3622804

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле