«Мин күтәрттем генә…»

Җырчы Ләйлә Галиева, үзе теләп, ике авыр операция ясаткан.

«Аллаһка шөкер, 2 көн ятканнан соң, мине чыгаралар. Беренче 4 көндә авыр булачак, дип әйткәннәр иде, чыннан да шулай. Сулыш алуы кыен, йөткерергә, төчкерергә куркыта. Ярар, барысы да үтәр. Без, хатын-кызлар, нәрсә аша гына үтмибез бит. Барысы да яхшы булыр.

Яшь бара, үзгәрешләр күренә. Ике бала тапканнан соң хатын-кызның организмы үзгәрә. Мин үзләрен карап кына йөртүче уңышлы кешеләрне күзәтәм. Алар миңа мотивация бирә, һәм мин дә бу адымга барырга булдым. «Менә акчасын әрәм итә инде», дип әйтүчеләргә игътибар итмим. Иң мөһиме – миңа якыннарым һәм яраткан ирем рөхсәт итте. Һәр кешенең үз фикере, бәлки, мин дә берәр кешегә мотивация бирермен.

Операция 4,5 сәгать дәвам итте. Бирегә кеше бик күп килә икән. Кемдер күкрәкләрен зурайта да әле. Мин исә аларны бары тик күтәртеп, тарттырып кына куйдым.

Әле бер ай буе корсет киеп йөрергә, антибиотиклар эчәргә, авыртуны баса торган дарулар эчеп торырга туры киләчәк», – дип сөйли Ләйлә социаль челтәрдә.

Операция Уфада булган. Ләйләгә сәламәтлек телик!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-02-01/min-k-t-rttem-gen-3625114


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле