“Камилә, син безнең алтыныбыз!”

Камилә Вәлиева соңгы вакыйгалардан соң элемтәгә чыкты.

Камилә Вәлиева допинг-пробасы уңай булганга дисквалификацияләнгәннән соң, язылучылары белән элемтәгә чыкты. Ул барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

17 яшьлек Камиләгә суд таләбе буенча ярышларда катнашу гына түгел, ә күнегүләр ясау, чыгыш ясау, шоуда катнашу һәм хәтта бозга чыгу да тыела.

Үзенең телеграмм-каналында Камилә күпкатлы йорттагы баннерны күрсәтә, анда: “Камилә, син безнең алтыныбыз!” дип язылган.

“Янәшәдә булучыларга, ярдәм итүчеләргә рәхмәт”, – дип язган ул.

Нык бул, Камилә, без һәрвакыт синең белән!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-02-03/kamil-sin-bezne-altynybyz-3628700

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле