Хәния Фәрхинең кулъязмасы табылган

Сөекле җырычыбызның күз нурларын, йөрәк хисләрен үреп язган бу юллар тетрәндергеч.

Югары Тәтешледәге Хәния Фәрхи музеена җан өреп, ана яшәтүче бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина аны үзенең мәктәп елларында алып барган язмалары арасыннан тапкан.

Җыр Әфганстан вакыйгалырга багышланган. Баксаң, Хәния үскән кечкенә Салаелга авылыннан ул сугышка кергән егет тә булган. Ринат Габделхәев җырчының бертуганы Салават белән бер көнне армия хезмәтенә алынган. Икесе ике урында хезмәт итеп, бер үк вакытта туган авылларына кайтып төшкәннәр. Әфган кояшына каралган Ринат белән барысы да фотога төшкән. Хәниябез дә инде, билгеле. Шул елларның истәлеге булып, бүген шушы фотолар, җыр юллары җанлана.

Кызганыч, ул юллар бүген көн кадагында кала әле…

Күзләреңә туры карый алмыйм,
Сиңа карап,күңелем тулышкан.
Бер юату сүзе эзлим сиңа.
Тик мин көчссез, кем гаепле,
Әфганстан, Әфганстан

Кулларыңны килә бик тоясым.
мине кочып,сөеп яраткан.
Тик алар юк,бары бушлык анда.
Нәрсә өчен, кем гаепле??
Әфганстан,Әфганстан

Күпме ана, өмет баглап
Бердәнберен сиңа озаткан.
Улы кайткан,тимер табут белән.
Нәрсә өчен, кем гаепле??
Әфганстан,Әфганстан

Күпме бала «әти» дия алмый,
Дөнья кургәнче ук ятим калган.
Күпме язмышлар синдә ватылган
Әфганстан, Әфганстан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-02-05/h-niya-f-rhine-kul-yazmasy-tabylgan-3630367

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле