«Йөзләр, аяклар шешенгән, гәүдә кыйналган кебек…»

Башкортстан артистлары юлда бәлагә тарыган.

Алар, концерт куярга дип автобус белән юлга чыккач, 100 чакрым китәргә дә өлгерми, көтелмәгән хәлгә тарый.

Олы юлда ике йөк машинасының бәрелешеп, дөрләп януы сәбәпле, хәрәкәт туктала. Озын чакрымнарга сузылган бөкедә утыруларын Лилия Биктимерова үзенең социаль челтәредәге сәхифәсендә хәбәр итә.

– Кырыклап артист төялгән автобуста, инде 13нче сәгатебезне үткәрәбез. Автобус тик тора, юллар ябык. Концертка барып өлгермибез инде, кичектердек. Тагын күпме утырырбыз, билгесез. Янгын сүндерү машиналары бер-бер артлы агыла гына… Артистлар да аптырашта, арыдылар. Кем басып тора, кем мәзәк сөйли, курайда да уйнап куялар. Мин менә иң артка барып, утыргычларга сузылып яттым, Фәдис тә җайлашты. Иртәгәге Озерскаяда буласы концертка барып җитсәк тә бик яхшы, – ди ул.


 4 февраль — Фәдис Ганиевның туган көне. Юлда калган артистлар төнге сәгать унике тулу белән җырчыны котлый башлый. 57 яшен тутырган Фәдиснең, мондый шартларда гомер бәйрәмен каршылаганы булмагандыр әле.

Соңрак Лилия укучыларына тиешле урынга барып җитүләрен хәбәр итә.

– 328 чакрым юлны 19 сәгать бардык. Ашадык, азрак ял иттек. 4 кенә сәгать күз йомып алдык та кабат юлга кузгалдык. Йөзләр, аяклар шешенгән, гәүдә кыйналган кебек, үз хәлебезне үзебез генә беләбез, – ди ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-04/y-zl-r-ayaklar-shesheng-n-g-d-kyynalgan-kebek-3629707

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле