“Истеричка” ирләр басты дөньяны!»

Бигрәк хатын-кызларча кыланалар шул…

Социаль челтәрләрдәге бер хатын-кызның җан авазын тәкъдим итәбез. Сүзендә дөреслек бар бит.

«Еш кына гаиләдәге ызгышларга да шаһит булырга туры килә. Ну, хатын-кыз белән әрепләшеп торган ирнең тавышын ишеткәч, бер генә сүз әйтәсе килә: ир түгел бу, ә “истеричка”.
Күрше хатын өч бала әнисе булгач, көне бала көе көйләп үтә. Бер көнне хәл-әхвәл белешергә дип шалтыраткач, кәефсез чагына туры килдем. «Яңа елап, шешенеп туктадым әле, — диде ул. — Юлда төп юнәлеш буенча мин барам, ишегалдыннан машинасында ир-ат чыгып килә. Ул бит инде мине уздырырга тиеш. Сигнал биреп, атылып чыкты бу машинасыннан. «Син, дура», дип башлаган иде сүзен, калганын әйтеп тә тора алмыйм. Җыен әшәке сүз. Имеш, мин аны уздырырга тиеш, бетте-китте. Өйгә кайткач әй рәхәтләнеп еладым шуның шакшы сүзләреннән. Өйдә ирем дә шундыйрак. Ярый анысына күнегелде инде, шәп итеп җавап бирә алам».
Уйлап куйдым бу ирләрне «истеричка» дими ни диясең. Хатын-кызга авыз тутырып әшәке сүзләр белән кычкырган ир нинди ир инде ул?! Андый ирең булганчы, өрә торган этең булу мең өлеш артыктыр».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-02-06/isterichka-irl-r-basty-d-nyany-3631655

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле