«Зәңгәр шәл» спектакле: «Үзебезне ишан йортында итеп хис иттек» [видеолар]

-- Лейла

3 февраль Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган «Зәңгәр шәл» вокаль-хореографик спектакле кабат сәхнәдә уйналды.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, классик куелышлы спектакль генә түгел, ә вокаль-хореографик тамаша, режиссеры – Татарстанның халык артисты, шәһәр филармониясе һәм Казан бию ансамбленең сәхнә җитәкчесе – Чулпан Закирова.

Төп рольләрне «Голос» телепроекты финалисты, җырчы Сәйдә Мөхәмәтҗанова һәм халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Рөстәм Насыйбуллин башкарды.

Шулай ук тамашада шәһәр филармониясе артистлары һәм «Казан» бию ансамбле катнашты. Алар биегәндә залдагылар кул чабып, «Афәрин» кычкырып, сызгырып, биючеләргә көч биреп утырды.

Татарстанның атказанган артистлары: Ләйсән Мәхмүтова, Марина Карпова, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина – ишанның дүрт хатыны булып бик тә килештереп уйнадылар. Ишан йортында булган вакыйгаларны шулкадәр чын итеп тасвирладылар, хәтта, үзебезне шул йортта булган кебек хис иттек.

2 сәгатьлек чара сизелми дә узды, халык тамашаны бик яратып кабул итте.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле