Үзебезнең Зинира инде

Башкортстан кызлары шундый үткен була алар.

  «Сер итеп» тапшыруын алып баручы Роза Хәйруллина Зинира Рамазанованың әти-әнисе белән сөйләшкән. Гөлзимә ханым белән Газим абый Зинираның кечкенәдән үк бик үткен кыз булуын сөйләгән, дип яза «Интертат».

«Зинира үткен, ягымлы булды. Аны барысы да хөрмәт итте. Чегән арбасыннан төшеп калган инде безнең Зинира, диләр иде аны. Үзен бәләкәйдән үк яраттырып, туганнар арасында ихтирам яулады», – ди Гөлзимә апа.

 «Өч кыз арасында ул әз булса да аерылып тора. Калганнары тынычрак холыклы. Зинира ул шундый дәртле инде. Утка-суга керә торган», – дип сөйли кызы турында Газим абый.

Зинира Рамазанова Караидел районының Хәлил авылыннан.

чыганак: https://intertat.tatar/news/zinira-ramazanovanyn-anise-cegan-arbasynnan-tosep-kalgan-dilar-ide-any-5864042

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле