Метеоролог Әүһәдиев: Татарстанга “Ольга” циклоны ябырылды

Бу көннәрдә республикада кар катламының биеклеге тагын 20 сантиметрга артачак.

Рекордлы дәрәҗәдә кар алып килүче “Ольга” циклоны илнең бөтен Европа өлешенә ябырылган. КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев “Челнинские известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә якындагы тәүлектә айлык норманың дүрттән бер өлеше күләмендә – 10 мм күләмендә кар явачагын фаразлаган.

Метеоролог сүзләренә караганда, иртәгә – 7 февральдә явым-төшемнән бераз ял итеп торачакбыз. Атна ахырында янә кар көтелә, әмма инде аз-маз гына. Атмосфера басымында кискен тирбәлешләр булмаячак. Бүгенгә республикада кар катламы биеклеге 78 см тәшкил итә. Бу көннәрдә ул тагын чама белән 20 сантиметрга артачак.

Чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/facts/meteorolog-auxadeev-ciklon-olga-obrusitsia-i-na-tatarstan

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле