Алсу аерылышамы? Ул моңа нинди аңлатма биргән?

Соңгы вакытта җырчы Алсуның ире Ян Абрамов белән аерылышуы турында сүзләр күп йөри. Артистка сөйгәне белән мөнәсәбәтләре турында комментарий бирми, ләкин барлык чараларда да ялгызы гына күренә башлады.  

Алсуны берничә тапкыр киңкүләм чараларда ирсез күреп, никах балдагы кимәгәнен искә алганнар.
Ниһаять, күптән түгел Алсу ире белән аерылышмавын һәм моны эшләргә җыенмавын белдерде. Алар Ян белән инде 18 ел бергә яши, мөнәсәбәтләре дә нык. Җырчы сүзләренчә, ире аны һәрвакыт сюрпризлар һәм төрле бүләкләр белән сөендерә.

Әмма бизнесмен Изге Валентин көнен яратмый икән, шуңа күрә бу гаиләдә аны бәйрәм итмиләр.

«Кемдер әйткәнчә, хатын-кыз ниндидер яңа, аңлы юлга үзе баса, яки тормышка үз төзәтмәләрен һәм үзгәрешләрен кертә, һәрхәлдә, килгән нәрсә киткәннән яхшырак», — дип күп мәгънәле итеп сөйләгән җырчы «Мурзилки Live» шоуында.

Ян Абрамовның узган туган көнендә кызлары Микелла әтисен котлаган һәм аларның уртак фотосын күрсәткән. Әмма Алсу фотода юк, бу хәл парның мөнәсәбәтләре өзелүе турында күп имеш-мимешләр тудырган. Артистка үзе Интернет киңлекләрендә ирен котламаска карар иткән.

Шулай ук бизнесменны чит илләрдә модель Анастасия Решетова белән дә күреп алганнар. Шуннан соң аларның романнары турында имеш-мимешләр барлыкка килде. Бу вакыйгадан соң Алсуның аерылышуы турындагы хәбәрне аның директоры кире какты.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-07/alsu-aerylyshamy-ul-mo-a-nindi-a-latma-birg-n-3634204

Бәйле