«Мәрхүмә кызның әрвахы фатирына кайткан…»

«Бу хәлне башкаларга сөйләдем, ышанмадылар…»

Тормышта кеше ышанмаслык хәлләр күп. Чираттагы хатны укыгач, чыннан да, чәчләр үрә торырлык булды…

«Мин гомеремдә бер генә тапкыр больницада яттым. Анда кеше ышанмаслык очрак белән очрашкач эләктем. Без күченеп килгән йортта бер ир-егет үлде. Аның сеңлесе аны күмәр өчен квартир саен акча җыеп йөрде. Без сеңлесе аша аның кинәт йөрәге тотып үлгәнен белдек. Үлеме бик сәер булды. Үзе генә яши иде ул. Йөрәге авырта, дип, беркайчан да зарланмаган. Безгә дә әйткәне булмады.

Аның сеңлесе мине һәм тагын ике күршене аның фатирын карап торуны сорады. Анда мин атнага ике тапкыр гөлләргә су сибәргә, җилләтергә керә идем. Берсендә минем чират иде. Мендем өченче этажга, ачтым ишекне. Ачкычны гел куя торган урынга ишек янындагы тумбочкага куйдым. Гөлләргә су сиптем. Тәрәзәләрне ачып җилләтем дә чыкканда ачкычны алыйм, дисәм, юк урынында.

Бәлки, бүлмәдә берәр кая куйганмындыр, дип, бүлмәгә керсәм, тәрәзә ачык һәм аның янында арты белән ночнушкадан озын чәчле кыз бала басып тора. Калтырана. Кулларында бау эзләре. «Әй, ни өчен?» — дип эндәштем. Ул миңа таба борылды. 14 яшьләр тирәсендәге кыз. Күзләрендә яшь, муенда да шундый ук бау эзләре бар. Уйламаганда күрше бүлмәдән ике мужик килеп чыкты. Берсе минем аша чыгу юлына йөгерде, икенчесе кыз янына. Бер мизгел эчендә булды ул. Мин кычкырырга да өлгермәдем.

Куркудан артка чигенеп, нәрсәгәдер абынып егылдым. Баш белән бәрелеп, аңны югалтканмын. Күзләрне ачып җибәрсәм — мин больницада. Һәм минем янда табибларны күрдем. Мин өч көн комада булганмын. Аннан соң мин үзем белән булган хәлне сөйләдем. Миңа ышанырга теләмәделәр. Ә күрше палатада яткан бер ханым ышанды. Чөнки кайчандыр без яшәгән йортта коточкыч хәл булганын ул белгән.

Кайчандыр шул фатирда бер гаилә яшәгән. Хуҗаның бизнесы булган. Акчаны әйбәт эшләгән. Аның бизнес буенча партнеры дусты булган. Ул бик көнләшкән дустыннан. Берсендә бу ир хатыны белән кич соң гына каядыр киткәннәр, 14 яшьлек кызлары өйдә калган. Теге көнчел партнеры, үзенең дусты белән боларның фатирын ачып кереп, сейфтагы акчаны урлыйлар. Кыз йоклаган була. Болар чыгып китәргә җыенганда гына кыз уянып, бүлмәсеннән чыгып килгән. Көнчел дусты акча урлау белән генә тукталып калмый, кызны караватка бәйләп, көчли дә әле. Шуннан соң шаһит булмасын дип, буып та үтергән.

Берничә елдан фатирны сатып китәләр. Миңа калса, бу фатирда яшәгән ирнең дә кинәт йөрәге туктавына шушы күренеш сәбәпче булгандыр».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-02-05/m-rh-m-kyzny-rvahy-fatiryna-kaytkan-3630733

Бәйле