Әнвәр «глава»ларсыз «утренник» оештырган

«Тапкан вакыт!», ди бу хакта Башкортстанның тагын бер халык артисты.

Әнвәр Нургалиевның юбилей табынында аны Айдар Галимов төрттереп тә, яратып та бик матур итеп котлаган.

«Кайчандыр безгә дә 50 яшь булды, — дигән ул. — Әмма без башкачарак эшли идек. Безнен формат икенчерәк, кешечә иде. Без шимбәне сайлый идек, башта концерт куябыз, аннары гына өстәл артына утыра идек. Әнвәрнеке кешечә түгел, авантюрист. Ниндидер гастрольләр арасында юл уңаенда Уфага кайткан да, тиз генә безне җыярга булган. Пәнҗешәмбе, 1 февраль, көндезге сәгать 1дә. Бу – «утренник» инде. Гадәттә, бу вакытта балаларны «утренник»ка әзерлиләр. Рәхмәт, Әнвәр! Барысы да канәгать һәм бәхетле

«Бер глава да булмый», – ди кисәтте Әнвәр. Әлбәттә, пәнҗешәмбе обедта нинди глава юбилееңа килсен. Кем генә булсаң да, уйлап карасаң. Ә без килдек менә. Брат, энем, хезмәттәшем, дустым дип әйтә алам.

«2017 елда, Әнвәр абый, сез 50 мең сум тора идегез», – диделәр. Ул вакытта мин аны «дустым» дип йөртми идем әле. Шул вакытта «мин күпме торганмын икән» дип уйлап куйдым. Мин бераз кыйммәтрәк торганмындыр. Хәзер 2024 елда Әнвәр кыйммәтрәк тора. Тормыш шулай итә ул», – дигән халык җырчысы

«Айдар» студиясенә җырларга теләгән Әнвәрне кастингтан борып чыгарганнарын искә төшермәгән әле Айдар…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-02-08/nv-r-glava-larsyz-utreniik-oeshtyrgan-3635012

Бәйле