Кәрим яраткан җырчысы Цойның каберен таптырган

Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимерова әле Санкт–Петербург шәһәрендә cәяхәттә. Кәрим дә алар белән.

Кәрим монда зур максат белән килгән:  Виктор Цой каберенә чәчәкләр салырга. Малай аның җырларын аеруча ярата, үзе дә җырлый.

Бүген исә аның бу хыялы чынга ашкан — әнисе белән Кәрим Богословск зиратында Викторның Цой каберен эзләп тапканнар.

– Чәчәкләрне Уфадан ук алып килергә теләгән иде дә, көчкә күндердек, чәчәкләрне Петербургта да саталар, дидек. Ә менә Виктор Цой картинасын төреп, чемоданга салдык, бүген шуны җырчының каберенә куйды Кәрим. Белмәгән җирдә гомердә бер күрмәгән каберне ничек табарбыз дип борчылсам да, Кәримнең ныклыгы… “Аның кабере ерактан ук күренергә тиеш”, – ди миңа. Таптык, билгеле. Әнисенең, хатынының, әле тагын Михаил Горшенев каберен дә эзләп таптык, чәчәкләр дә салдык, – дип сөйли Лилия.

Киләчәктә Кәрим апасы Гөлназ Асаева кебек шәп җырчы булыр, бәлки,   рок-музыкант буларак та танылыр әле, кем белә…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-08/k-rim-yaratkan-yrchysy-tsoyny-kaberen-taptyrgan-3634975

Бәйле