Җырчы Илвира Хамматова: «Бу сынауны күркәм сабырлык белән үтәргә язсын»

Җырчы Илвира Хамматова шәхси тормышына кагылышлы яңалыгы белән уртаклашты. Ул ире белән аерылышкан. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

2023 елның җәендә җырчы кияүгә чыгарга җыенуы, иренең үзеннән яшьрәк булуы хакында матбугат чараларына сөйләгән иде.

«Кызыксынулы сорауларыгызны күрәм! Юк, мин кияүдә түгел — аерылдык. Авыр булды… Тик бу сынауны да күркәм сабырлык белән үтәргә язсын», — дип яза Илвира.

Ул аерылышулары сәбәбен әйтеп, ачыклык кертмәгән. «Мөмкин кадәр «сүзсез»генә калырга теләр идем. Бәлки аңларсыз», — дигән ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/134375/

Бәйле