Габдерәхимне искә алып: «Үлемнән куркам. Чөнки үлгәч котылу юк…»

-- Лейла

2021 елның апрель аенда журналист, соңгы елларда «Акчарлак» газетасында эшләгән Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) вафат булган иде. Габдерәхим – аның иҗади тәхәллүсе. Ул яңа форматта эшләгән беренче шәхси татар радиосы «Курай» диджее. Моннан тыш Габдерәхим татар матбугатында шоу-бизнес турындагы гаугалы интервьюлары беләндә  танылу алган иде.

«Акчарлак» газетасы журналисты Альбина Гайнуллина да хезмәттәшен искә алып, ВКонтакте социаль челтәрендә аның турында язып чыккан. 4 февральдә исә танылган журналистка 59 яшь тулган булыр иде.  

– Тагын бер әңгәмә белән уртаклашам әле бүген. Күңелемдәгесен әйтеп бетерә, сезгә җиткерә алмыйм, күзләремне яшь пәрдәсе каплый әле дә. Төшләремә керә… рәхмәт төшкере. Исән булса, бүген аның да туган көнен бәйрәм иткән булыр идек бит… Болай сагынырмын дип мәңге уйламас идем исән булса. Ачуымны да китергән чаклары аз булмады. Үлгәннәрне яратуы җиңел диләр, анысы хактыр. Габдерәхим никадәр талантлы булса, шуның кадәр аны без аңлап та җиткермәгәнбездер. Талантлы кешеләрне аңлавы бик авыр. Ләкин алар арада булганда рәхәт, ә югалткач, күңелдәге бушлыкны тутырыр көч, яңа энергия, яңа кешеләр табылмый. Кайбер кешене Габдерәхимгә охшатабыз диюләрен дә минем күңел кабул итми. Менә шулай. Искә алыйк… – дигән Альбина Гайнуллина.

****

Габдерәхим белән әңгәмә эшләргә бик хыялландым мин. Ләкин ничектер җае чыкмады. Әле бер журналистка тапшырдылар бу эшне, әле икенче кеше язып өлгерде. Сабыр гына үз чиратымны көтә тордым. Дөресен әйткәндә аның да миңа интервью бирәсе килә иде. Бу хакта бер генә әйтмәде коллегам. Һәм без бу хыялыбызны өлешчә тормышка ашырган да булганбыз икән. Вакытында аңлап кына бетермәгәнбез аны. Гәбдерәхим белән эшләгән һәр видео проектыбыз әңгәмә булып барган безнең. “Күп сөйлисең син. Конкрет тема буенча гына әйт тә бетте. Видеоны монтажлавы, кисеп утыруы тагын күпме вакытны ала бит”, – дип ничә тапкырлар ачуланганмындыр үзен. Ә ул көлә. “Тагын бер сәгатьлек булганмы?” – ди сабый төсле авызын ерып. Бер сәгать үк төшермәгәнмен үзен. Кайсы видео илле минутлык, кайсы кырык минут тирәсе. Шуларны барладым. Озак кына күрешми торганнан соң ихлас сөйләшү булган бу.

– Сагындыңмы безне?
– Конечно.
– Хәзер озак эшлисеңме?
– Әлегә ун ел.
– Ун ел эчендә күпме ял итәчәксең?
– Бер тапкыр Америкага барып киләм… бер тапкыр Франциягә.
– Ә быел, яңа елга кадәр нинди эшләр планлаштырасың?
– Интервью. Интервью. Интервью.
– Интервью эшлисең килеп тә эшли алмый калган кешеләрең бармы?
– Юк. Андый кешеләр юк. Әңгәмә эшлисе килгән барлык кешеләр белән дә эшләдем. Хәзер мин шундый бер әйбергә кереп киттем – мисал өчен шагыйрьнең берәр шигырен укыйм икән, анда миңа бик күп сораулар туып ята. Җыр тыңлаганда да шулай.
(авт. Габдерәхим шигырь китапларын укыганда үзенә ошамаган шигырьләрне сызгалап ташлый иде).
– Элек интервью алган кешеләр арасында “эх, тагын күрешеп сөйләшеп утырырга иде” дигәннәре бармы?
– Илфак Шиһапов белән тагын бер сөйләшеп утырыр идем. Күп кеше шуны аңламый: журналистның эше сорау бирү. Синең эшең җавап бирү. Сиңа нинди генә сорау бирсәләр дә син җавап бирергә тиеш. Шунда кешенең акылы чагыла.
– Күпләр журналистның сорауларына үпкәлиләр…
– Үпкәләргә кирәкми. Журналистның эше ул. Менә бүген без 89нчы автобуста килдек. (авт. икебез дә шул маршрут белән йөри идек ул чакта. Габдерәхим метрога кадәр Глушкодан җәяү дә йөрештерә иде.) Юл читендә камералар тора. Алдымдагы мужиктан сорыйм, бу нәрсә дим. Транспортның тизлеген төшереп тора торган камера, дип аңлатты бу. Тизлегеңне арттырсаң штраф килә. Дөрес бит инде, берәүнең эше тәртип саклау, штраф салу. Шоферның эше – нормально йөрү. Безнең эш сорау бирү. Ләкин минем өчен интервью – ул җан таләбе. Мин авырып ятканда төшләремә гел интервью алуым керә. Имеш мин Винера Ганиева белән сөйләшеп утырам…
– Ә провакацион сораулар сиңа нәрсә бирә?
(авт.: Хәйләкәр елмаеп торды да, көлеп җибәрде…)
– Мин әңгәмә башында ук ул сорауларны бирмим. Кешенең акылын беләсе килә. Менә Әлмәт театрының популяр артисткасы Мәдинә килгән иде бит. Аңа “Сөембикә” журналында “Кем янына барганыңны беләсеңме?” дигәннәр… Мин соңгы вакытта килгән кешегә сорауларын алдына куя башладым. “Кайсы сорау ошамый, сызып ат”, – дим хәзер. Кеше белән компромиска киләм инде. Башкача булмый.
– Сиңа болай да үпкәләп калучылар күп.
– Бар. Популяр артистлар киләләр, бөтен дөньяларын ачып сөйлиләр. Театр училищесында безне кеше ачылсын өчен “нинди точкаларга басарга” кирәген өйрәттеләр. Мин аларны әйтмим хәзер. Минем эшем ул. Менә шул “точкаларга басасың” һәм кеше ачыла.
– Син язылган әңгәмәне күрсәтмисеңме?
– Яртысын сызып ташларга мөмкин бит алар. Күрсәткәнем юк. Минем эш принцибым шундый. Килгән кеше кем янына барганын белергә тиеш. Минем бервакыт “Җәвит-Кәмит”кә барасым килде. Шунда бер якын кешем әйтте: “Кем янына барасың килгәнен беләсеңме? Ул сине түбәнгә төшерергә мөмкин”, – ди. Җәвитнең бер начар ягы бар, ул кешедән мыскыл итеп көлә.
– Бәлки аның да синдәге кебек үз эш алымы, принципларыдыр?
– Миндә кешене мыскыл итү, түбәнсетү юк. Көлү белән мыскыл итү арасында аерма зур.
– Аңлат. Провакация белән мыскыл итүнең аермасын аңлат миңа.
– Сорау бирәсең. “Син ник өченче хатын белән торасың” дисең. Булган әйберне сорыйсың. Ә кешенең җитешсез ягыннан, мисал өчен тазалыгыннан яки башка кимчелегеннән көлү мыскыл итү була. Аллаһ Тәгалә иртәгә үзеңә уйламаган сынау бирергә мөмкин… Түзәргә генә кала. Әйе, миңа рәнҗегән кешеләр дә бардыр. Мин аны беләм. Мөхәммәт Мәһдиевның үләр алдыннан “Татарстан яшьләре”ндә шундый язмасы чыкты. “Кемнәрне рәнҗеткән булсам, гафу үтенәм. Гафу итегез”, – дип язган иде. Һәм менә мин дә “Курай” радиосы эфиры аша гафу үтенә аламмы дип Нурулла хәзрәттән сорадым. Мин бит адәм баласы, фәрештә түгел. “Гафу итегез” дип әйтә аласың диде ул. Шуңа күрә менә мин “инстаграм” аша да сорыйм: “Кемнедер рәнҗеткәнмен икән, гафу үтенәм. Гафу итегез мине. Мин адәм баласы”.
– Кайбер кеше гафу үтенүне түбәнсенүгә тиңли.
– Ул бик тәкәббер кеше. Мин тәкәббер түгел. Шул тәкбберлек аркасында Газәзил күктән җиргә төшерелде һәм шәйтанга әверелде. Такташның шул хакта поэмасы бар. Аллаһ Тәгалә адәмгә сәҗдә кылырга кушкан. Фәрештәләр егыла, ә Газәзил юк. “Мин кеше алдында егылмыйм, чөнки мин аннан әйбәтрәк. Адәм балчыктан яратылган, ә мин уттан”, – дигән. Тәкәбберлек бик начар сыйфат ул, мин аннан куркам.
– Тагын нәрсәдән куркасың?
(авт. Бер ноктага карап озак уйланып торды.)
– Үлемнән. Чөнки үлгәч котылу юк. Мәңгелек башлана. Мин боларны күптән беләм. Кайвакыт тәртип бозамдыр мин. Ләкин мин боларны беләм. Үлгәч кыямәт көне була. Тукайның сүзе бар “такыямәт” ди. Кыямәткә кадәр, кабергә кереп ятканчы дигән сүз бу. Кыямәт көнне без яңадан торабыз. Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотабыз. Аннан соң йә җәһәннәмгә, йә җәннәткә керәбез. Ә җәһәннәмнең мәңгелеге бар. Күз алдына китерәсеңме?
– Ничә яшькә кадәр яшисең килә?
– Менә аны уйлаганым юк.
– Ничә яшеңдә “яшисен яшәдем, ашыйсын ашадым, хәзер үлсәм дә кызганыч түгел” дип әйтә алыр идең?
– Менә миңа хәзер 54 яшь. Мин әле үземне яши генә башладым дип уйлыйм. Акыл миңа әле генә килде. Мин моңа кадәр малай-шалай булганмын.
– Нәрсәдә чагыла ул?
– Кешеләр белән мөнәсәбәттә. Җиргә ятып елыйсы килгән чакта да көлә белергә кирәк. Моны эшләве әлбәттә авыр. Ләкин уй-фикерләребез тормышка ашуы хакында да онытмыйк. Барысы да яхшы булачак дип яшәргә кирәк.
– Синең яныңда елаганнары бармы?
– Кеше дурак түгел. Кем янында еларга икәнен белә. “Тукта-тукта, елама. Сабыр бул. Давлениең күтәрелмәсен…” Тагын әллә ниләр әйтеп кешене елавыннан туктаталар. Минем аннан киресенчә ачуым чыга. Кеше елый икән, аны тынычландырырга кирәкми. Еласын.
– Елауны көчсезлек белән тиңләүчеләр бар.
– Кайбер язмаларны әзерләгәндә елыйм мин. Әнинең илле яшендә үлүен язганда еладым. Ләкин мин үзем генә идем. Ир кешегә хатыны, кызы, улы янында еларга ярамый. Хатын-кыз еларга мөмкин. Ир кеше аны шунда ук кочаклап алырга тиеш. “Елама, җаным” дияр өчен түгел. “Елама” дияргә ярамый. Бөтен кеше алдында да еларга ярамый. 150 процент ышанган кешегә генә күрсәт күз яшеңне.
– Син кешеләргә ышанасыңмы?
– Әйе.
– Ә синең шуклыгың, кызык такмаклар җырлавың нәрсә өчен?
– Бу образ. Ул мин түгел.
– Нигә сиңа андый образ?
– Яшәр өчен, шушы күперне үтәр өчен.
– Татар эстрадасында син хөрмәт иткән, үрнәк булырдай артистлар күпме?
(авт.: Габдерәхим рус эстрадасын, бигрәк Алла Пугачева иҗатын бик ярата иде.)
– Габделфәт Сафин. Хатын-кызлардан Хәния иде. Ул гади иде. Авыр чагында телефоннан шалтыратканы булды. Андый вакытта без кешегә киңәш бирергә ашыгабыз. Бу да начар сыйфат. Тыңларга кирәк. Кемдер сиңа шалтыраткан икән, димәк аның башка сөйләшер кешесе юк. Мисал өчен кеше кара чәй ярата… Чәйне кара итеп, каты итеп эчү зыянлы бит инде. Ләкин без эчмә диюгә ул аны эчүдән туктый алмый. Ни өчен кеше бу чәйне эчә? Аның шушы чәйне алыштырыр башка әйбере бармы? Син аңа нәрсә тәкъдим итә аласың? Менә шушы сорауларга җавабың юк икән, акыл өйрәтмә, киңәш бирмә.
– Ә син бирелгән киңәшләргә колак саласыңмы?
– Ул киңәшләр кайвакытта ачуымны китерә. Авыр вакытта ярдәм итәргә әзер булырга тиеш кеше.
– Башкалар хисабына яшәүчене чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешедән ничек аерырга?
– Эш кушарга кирәк. Гади генә эш, мисал өчен ишек алдын себерергә.

Габдерәхим чыннан да бик йомшак күңелле, башкаларны кызганучан, эчкерсез иде. Образдан чыккан чакларында җитди темаларга, тормыш авырлыгы, хезмәт хакы, бәяләр, кешеләргә хас төрле сыйфатлар турында озаклап сөйләшеп утыра идек. Юри җайсыз сораулар да бирә идем үзенә. “Курай” радосына да алып барды ул мине. Эфирда: “Альбина миңа гашыйк, шуңа артымнан калмый бөтен җирдә ияреп йөри”, – дип ушымны алганын хәтерлим. Үпкәләдем анысына. Гафу үтенде. Гаебен таный белә иде, чыннан да. Һәркемнең дә яхшы һәм яман яклары бардыр дип уйлыйм. Миңа кемдер ошый икән, ничек бар шулай ошый. Аралашканда кешенең рухи дөньясына тартыласың. Уртак фикерләр үз итә безне, уртак борчулар, икеңә хас халәт якынайта. Кайберәүләрнең сөйкемле сөяге була, шул тартып тора. Арадан киткәннәрне юксыну да идеальләштерүдән түгел. Хәтер бар бит. Хәтерләүгә һәркайсыбыз лаек. Киткәннәрнең акрынлап онытылуы табигый күренеш диләр. Килешәм. Бары ашыктырмыйк кына без бу күренешне. Онытылганнар акрынлап онытылыр…

Кем уйлаган сагынырмын диеп сине.
Гел уйлармын диеп кем белгән…
Күпме генә, күпме тиргәсәм дә
Чыкмассыңмы инде күңелдән?!
Кем уйлаган үкенечле булыр диеп
Саубуллашмый китеп баруың.
Син газабын белеп киттеңме соң
Мәңге сагынырга калуның?!
Кем уйлаган… Юкса бу дөньяда
Кунак булуыбыз ачышмы?!
Төшкә булса да кер, дустым, яме,
Сагындырма болай. Кайтыштыр.

А.Г. 24.04.2021 (Габдерәхимгә)

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле