Танылган футболист 31 яшендә вафат булган

«Амкал» медиафутбол клубы уенчысы һәм блогер Никита Куриленко (аны шулай ук Финито тәхәллүсе буенча беләләр), 31 яшендә онкология белән озак вакытлы көрәштән соң вафат булган. Фаҗигале вакыйга турында аның тормыш иптәше телеграм-каналда хәбәр итте.

«Бүген иртән Никита вафат булды. Ул көчле иде, соңгы минутка кадәр өметен һәм рухын югалтмады. Ул барыбызга да ныклык үрнәге», — дип уртаклашты ул.

2023 елның мартында табиблар Куриленкода кискен миелоид лейкоз авыруын диагностикалаганнар. Апрельдә блогер авыру ремиссия стадиясенә күчкән, дип хәбәр иткән иде, әмма соңрак авыру яңадан әйләнеп кайткан. Үләр алдыннан, 9 гыйнварда, Куриленкода үпкә ялкынсынуы тапканнар.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/134650/

Бәйле