Фазлыевларда зур шатлык!

Моның белән алар социаль челтәрләрдә уртаклашкан.

Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә улы Аязның биюдәге уңышлары белән уртаклашкан.

«Аяз улым белән Җәмиләнең чираттагы чемпионатлары узды. Аяз, һәрвакыттагыча, әлеге бәйгегә бирелеп китеп, бөтен көчен куеп әзерләнде.

Без аның белән горурлануыбызны, соклануыбызны гел әйтеп килсәк тә, кайвакыт карап-карап торабыз да, аның безгә дә үрнәк икәнен аңлыйбыз. Аңардагы дисциплина, төгәллек әнисе белән мине сокландыра.

Тырышлыгы да юкка түгел. Алар Русия чемпионатына юллама алды. Димәк, Русия турнирында кабат очрашачакбыз», – дип, улы белән горурлануын белдергән җырчы.

Дуслары аларны ихлас күңелдән котлый, матур теләкләрен юллый. Без дә котлыйбызмы? 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-11/fazlyevlarda-zur-shatlyk-3638872

Бәйле