«Рәхәт аның белән. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз».
«Ярату нишләп сүнми икән? Еллар узган саен, бер-беребездән ераклаша барырга тиеш бит инде. Күрешмибез дә. Ә йөрәктән китми үзе.
Гаиләле булсаң да, кешенең табигатенә хас нәрсәдерме, кайчагында кызык ясап та аралашкан кешеләр була. Мин үзем телгә оста, күземә генә каратып торам сөйләшкәндә. Берәү белән якынайдык. Дустымның туган көненә хатыны белән килгән иде. Мәҗлестә тартынып тормыйсың, 3-5 минут теләсә кем белән кызып китеп сөйләшәсең. Шул биш минут вакыт җитте безгә…
Бер-беребезнең телефон номерын табышып, аралаша башладык. Аралашу шул, көндез эштә чакта телефоннан язышабыз, аулак чакта шалтыратышып сөйләшәбез, кичке якта ир ягына мең мәртәбә күз салып, телефоннан аның номерына карап ятам. Янәшә ятып, әллә ниләр сөйләшәсе килә…
Кеше ире читтән карап торганда гына кызык, димәгез, аның уйлары нәкъ минекечә, икебез бер үк сүзне сөйлибез. Бигрәк туры килгәнбез дә, тик ничек яшәргә дә белмичә, икебез ике якта интегәбез.
Нишләргә соң миңа? Ирдән качып сөяргәме? Әллә аралашуны туктатып, гаилә чикләрендә бикләнергәме? Нишләргә?»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-02-07/keshe-ire-bulsa-da-3633772