Татарстанлылар интернет-трафикны таратуда юмартрак була башлаган

-- Лейла

Россиянең Tele2 мобиль элемтә операторы үз абонентларының трафик куллану һәм башка кулланучылар белән уртаклашырга әзер булуының активлыгын анализлаган. Гигабайтлар белән уртаклашу мөмкинлеге Tele2 ның база тариф опцияләре санына керә. Әйтик, татарстанлылар аена уртача 10,5 ГБ интернет-трафикны башка кешегә бүләк итә, бу башка еллар белән чагыштырганда 28%ка күбрәк дигән сүз. Шул ук вакытта шәһәрләрдә яшәүчеләр кечкенә торак пунктларда гомер итүчеләргә караганда юмартрак булып чыккан.

Tele2 аналитиклары билгеләп үткәнчә, Татарстанда интернет-трафикка иң юмарт торак пункт – Казан, анда җирле абонентларның 33 проценты 2023 елда гына да үз гигабайтлары белән актив бүлешкән. Шулай ук гигабайтларны Әлмәт, Түбән Кама һәм Бөгелмә халкы да теләп тарата. Кече торак пунктларда исә абонентлар арасында иң активлары Тәтештә яшәүчеләр була.

Идел буеның иң юмарт халкы исемлегендә татарстанлылар икенче урында. Беренче урында – Самара халкы, алар айга 12 ГБ бүләк итәләр, бу уртача күрсәткечтән 20% ка күбрәк дигән сүз. Ә менә иң экономияле абонентлар Удмуртиядә яши, алар айга 8,2 ГБ кына бүләк итә. Идел буе халкының уртача трафик күләме хәзер 9,8 ГБ тәшкил итә, бу башка ел белән чагыштырганда 1,8 Гбга күбрәк.

“Гигабайтлар белән бүлешегез” хезмәте («Делитесь гигабайтами») бушлай һәм ул Tele2 мобиль операторының база тариф вариантлары санына керә. Ай саен бүлешү өчен максималь трафик күләме 30 ГБ ны тәшкил итә. Бер клиент тәүлегенә биш операция генә башкара ала. Гигабайтларны, SIM-картаның кайсы төбәктә теркәлүенә карамастан, теләсә кайсы Tele2 клиентларына җибәрергә мөмкин.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле