Филүс Каһиров Чакмагышта имтихан тоткан

Һаман укый микәнни?

«Чакмагышта узган концерт минем өчен үзе бер имтиханга тиң булды, — дип яза ул социаль челтәрдә. — Чөнки әлеге концертны сыйныф җитәкчем Заһира Габдулловна да карады. Сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм, хөрмәтле укытучым! Иҗади уңышларымда Сезнең өлеш тә бик зур. Чакмагыш тамашачылары, сезгә бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр!!

Укучысының җырлавын залдан ак яулыклы мөгаллимәсе караган, артист, аны тамашачысына күрсәтеп, алкышларга күмдергән. Аннан соң аңа махсус «Әнкәй» җырын башкарган. Бу хакта апаның балалары сораган. Филүс бу җырны беренче тапкыр җырлаган. Флера Сөләйманова башкаруында тарихка кереп калган җыр Филүс Каһиров репертуарында да урын алыр, мөгаен.

Укытучының башка бер һөнәр иясендә дә булмый торган бер хезмәт ләззәте бар, ул — рәхмәтле укучылар. Күбрәк булсын иде алар!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-02-13/fil-s-ka-irov-chakmagyshta-imtihan-totkan-video-3641206

Бәйле