«Мин — доярка белән тракторчы кызы»

Башкортстанның атказанган артисты Иркә быел республикада аеруча күп эшли. Тамашачы аның иҗаты белән дә, кешелеклек сыйфатлары белән дә кызыксына.

Ә алар аның башкалар турында фикер йөртүеннән дә күренә.

Блогер Миләүшә Шәйхелисламовага тагын бер атказанганыбыз Гөлназ Асаева турында мондый фикерләрен әйткән:

«Гөлназ (мин аның исемен яттан беләм) Асаеваның гаиләсен беләм. Бик хөрмәткә лаек артист аның әтисе Рөстәм Асаев. Ул минем юбилемда кунак булып утырды. Минем әниемнең иң яраткан җырчысы ул.

Мин – доярка белән тракторчы кызы гына. Минем әти-әнием халык артистлары түгел. Алай да, әти белән әнинең йөзенә кызыллык китермәс өчен, без бөтен көчебезне куябыз. Чөнки әти-әни безгә тәрбия биргәннәр. Бу – бала өстендәге бик зур җаваплылылык. Гөлназ – чибәр кыз, буй-сыны бар, таланты бар. Менә тагын да үз өстендә эшләргә, әти-әнисе биргән мирасны саклап калу өстендә тырышырга кирәк», – дигән җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-02-14/min-doyarka-bel-n-traktorchy-kyzy-3642725

Бәйле