Яңавылда эзләп тапкан

Җырчы Ильмира Нәгыймованы бер ир эзәрлекли.

Бу хакта ул Татарстанның «Мәйдан» телеканалындагы «Кунак бит шоу» тапшыруында сөйләгән.

«Сәер җанатарларым да бар. Күптән түгел генә Башкортстан якларында 15 көнлек гастрольләрдә булдык. Минем администраторга бер ир шалтырата. «Сез бүген кая?» – ди. Яңавылда икәнне әйттек. Концерттан соң мин машинага кереп утырдым. Ә бу ир-ат, администраторым янына килеп, мине сорый башлаган. Ул аңа мине «китте инде» дип әйткән. «Ничек китте? Минем аңа 3 әйбер бирәсем бар», – дип әйтә, ди. Администраторым курыккан инде. «Монда сине әллә нинди ир кеше таптыра», – дип, миңа машинадан чыкмаска кушып шалтыратты.

Без Янаулдан Бардага юл тоттык. Әле ул вакытта минус 37 градуслы салкыннар иде. Бу да безнең арттан барган Бардага. Юлда тагын администраторыма: «Мин авариягә эләктем, сез кая, минем Ильмирага 3 әйбер генә бирәсем бар», – дип шалтыратты. Мин инде үзем дә курка башладым. Бу бит инде Казаннан – Янаулга, Янаулдан Бардага хәтле килгән. Сәер бит инде. Командабыз белән бер кафега ашарга кергәч, мин моны шул кафега чакырырга куштым. Күпме юл үтеп килгән бит, уңайсыз.

Килеп керде кафега бер ябык кына ир. Тәртипле, намазда икәнлеге күренеп тора. Ул миңа зур бер кәрҗин 100дән артык сары розалар алып керде һәм 2 тартма бүләк итте. Аларның берсендә – бик матур кыйммәтле ташлардан эшләнгән таҗ, ә икенчесендә шәл иде. Шуларны тапшырды да, берни әйтмичә, китеп барды. Тагын берничә көннән администраторыма шалтыратып: «Ильмира кайда яши?» – дип сораган. «Сезгә нәрсәгә?» – дигәч: «Ә бәлки, мин аның булачак иредер?» – дигән. Безгә ул кешене блокка куярга туры килде», – дигән җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-02-15/ya-avylda-ezl-p-tapkan-3644154

Бәйле