«Әгәр мондый хәл була калса…»

Гөлназ Асаева дусларыннан килгән кызыклы сорауларга җавап биргән.

«Сезне ирегез белән аерылышырга җыена дип сөйлиләр. Дөресме?» – дип сораган берәү. «Безнең турыда нинди генә гайбәтләр йөрми. Әлегә барысы да әйбәт кебек, аерылышырга җыенмыйбыз», – дигән Гөлназ.

«Син көнчеме? Үзеңне ничек кулга аласың?»

«Элек көнче идем. Аеруча, бала тапканнан соң. Хәзер юк, кем белән хыянәт итсен инде ул миңа? Шундый хатыны була торып, читкә йөрергә сантыймы әллә ул?   Әгәр дә мондый хәл була калса, нәтиҗәсенең нинди булачагын яхшы белә», – дип шаярткан җырчы.

«Ирегез белән еш талашасызмы? Беренче булып кем дуслаша?» – дигән сорауга: «Еш түгел, көнгә бер тапкыр гына. Ситуациягә карап инде, гадәттә, мин беренче дуслашам. Өйдә барысы да яхшы булуын телим», – дигән Гөлназ.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-14/g-r-mondyy-h-l-bula-kalsa-3644084

Бәйле