Татарстанда зәмһәрир суыклар көтелә: һава температурасы -37 градуска кадәр төшәчәк

Казанда термометрның терекөмеш баганасы -25…-30 градус күрсәтәчәк.

Татарстанда -37 градуска кадәр көчле суыклар көтелә. Бу хакта Россия МЧС республика буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразына караганда, 15 февральдә 21.00 сәгатьтән 16 февраль 10.00 сәгатькә кадәр һава температурасы -25…-30 градус, урыны белән -32…-37 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Казанда исә термометрның терекөмеш баганасы -25…-30 градус күрсәтәчәк.

Чыганак: https://kazanfirst.ru/news/lyutye-morozy-do-37-gradusov-ozhidayutsya-v-tatarstane

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле